Татарча сочинение «Патриотлар»

Сочинение на татарском языке на тему «Патриотлар»Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.
Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.
Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, «Курск» су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Патриотлар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)