Татарча сочинение «Походта»

Сочинение на татарском языке на тему «Походта»Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.
Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин «бер» дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады.
− Бензин кирәк, − диде берсе.
− Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә.
Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Походта» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)