Татарча сочинение «Рәнҗеш|Рэнжеш»

Сочинение на татарском языке на тему «Рәнҗеш»/»Рэнжеш»Кемгәдер начарлык эшләсәң, җаның тынычлык тапмаячак яки ул кешенең рәнҗеше дә төшәргә мөмкин. Борынгылар: «Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә», − дигәннәр. Рәнҗеш төшү ул − кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкларга дучар булуы.
Начар гамәл кылу гөнаһ санала. Ә кеше, бу дөньяда, я булмаса мәңгелек йортына күчкәч, гөнаһлары өчен, иртәме-соңмы җавап тотачак, һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга гына омтылсак иде.
Безнең татар халкыңда «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигән мәкаль бар. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә кирәк. Коръәндә дә кешене рәнҗетү, кимсетү зур гөнаһ санала. Ә гөнаһлы кеше гомере буе вөҗдан газабы кичерә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Рэнжеш» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)