Татарча сочинение «Сагыну хисе»

Сочинение на татарском языке на тему «Сагыну хисе»Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.
Сагыну хисе Г. Кутуйның «Сагыну» нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Сагыну хисе» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)