Татарча сочинение «Сәламәтлек сагында|Сэлэмэтлек сагында»

Сочинение на татарском языке на тему «Сәламәтлек сагында»/»Сэлэмэтлек сагында»Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк, һөнәр бит ул кием дә, әйбер дә түгел − аны һәрвакыт алыштырып булмый. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш.
Мин үзем балалар табибы булырга хыялланам. Табиб һөнәре − мактаулы һәм җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлауга мине авыру балалар күбәю этәрә. Табиб булсам, мин балаларны дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәвалар идем. Авыру балаларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм. Кешеләрне сәламәтләндереп шатландырасым килә минем.
Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк.
Җир йөзендә барлык балалар да шат, бәхетле яшәсеннәр һәм беркайчан да авырмасыннар иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Сэлэмэтлек сагында» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)