Татарча сочинение «Шәфкать туташы|Шэфкать туташы»

Сочинение на татарском языке на тему «Шәфкать туташы»/»Шэфкать туташы»Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе − шәфкать туташы. Бу һөнәрне үзләштерү өчен, мәктәпне тәмамлагач, мин медицина көллиятена укырга керәчәкмен.
Без әлеге ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук − прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың.
Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр.
Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш. Алар биология, анатомия нигезләрен дә, массаж ясау кагыйдәләрен дә, төп даруларның кулланылу тәртибен дә, медицина приборларының ничек эшләвен һәм аларны дөрес куллана да белергә тиешләр. Боларны белүдән тыш, шәфкать туташы авырттырмыйча укол кадарга, прививка ясарга, киселгән-сынган урыннарны дөрес итеп бәйли белергә һәм башка бик күп медицина гамәлләре белергә тиеш.
Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Анарның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр!Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Шэфкать туташы» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)