Татарча сочинение «Спорт белән шөгыльләнәм|Спорт белэн шогыльлэнэм»

Сочинение на татарском языке на тему «Спорт белән шөгыльләнәм»/»Спорт белэн шогыльлэнэм»Миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән бөтендөнья унивирсиадасы үткәрергә әзерләнәбез.
Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул.
Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Спорт белэн шогыльлэнэм» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)