Татарча сочинение «Спорт»

Сочинение на татарском языке на тему «Спорт»
Күп кеше спорт ярата, чөнки ул сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Казанда стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары һәм җәмгыятьләре эшли. Безнең гимназиядә дә спорт түгәрәгенә бик күп укучы йөри. Мин үзем җиңел атлетика түгәрәгенә йөрим. Без төрле ярышларда катнашабыз. Башка мәктәп укучылары белән һәрвакыт очрашулар була. Кайчакта безнең команда җиңә, ә кайчакта безне җиңәләр.Спорт белән шөгыльләнүдә иртәнге күнегүләрнең әһәмияте зур. Мин көн саен өйдә физзарядка ясыйм. Ял көннәрендә бөтен гаиләбез белән бассейнга йөрибез. Спорт белән шөгыльләнгәнгә күрә, мин бик сирәк авырыйм, һәрвакыт үземне яхшы хис итәм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Спорт» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)