Татарча сочинение «Тәрбияле кеше|Тэрбияле кеше»

Сочинение на татарском языке на тему «Тәрбияле кеше»/»Тэрбияле кеше»Тәрбияле кеше. Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек «тәрбияле» сүзен «яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше» дип аңлата.
Әлбәттә, төрле чорларда, төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки «яхшы тәрбия»не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның яки борынгы шумерларның «яхшы тәрбия»се безнең заманда киресенчә начар гадәт булырга мөмкин бит.
Ләкин мин безнең заманда «яхшы тәрбия» һәм «яхшы әхлак» сүзләренең нәрсәләр аңлатканы турында уйландым һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдем.
Яхшы тәрбия алган кеше беркемгә дә, хәтта дус булмаган кешеләргә карата да дорфа булмый. Ул һәрвакыт, һәркем белән итагатьле һәм ягымлы була. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә бүтән кешене рәнҗетмәс. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең, башка кешеләр янында ул хәтта авыррак сүз дә кулланмас.
Әгәр кеше үз артыннан килгән хатын-кызга ишек ачса (Америкада андый кешене хатын-кызларның хокукын бозучы, ишек ача алмаслык хәлдә булуына ишарәләүче тупас бәндә дип әйтерләр иде), ир кеше беренче булып хатын-кыз белән исәнләшсә, аны тәрбияле дип санарга була. Ә авылда тәрбияле кеше очраган бөтен кеше белән исәнләшергә тиеш, шәһәрдә инде алай эшләп булмый.
Өстәл артында үзен тота белгән, ул кагыйдәләрне үтәгән кеше дә тәрбияле була. Ул үзен көнкүрештә дөрес һәм пөхтә тотарга, киемнәре чиста һәм пөхтә булырга, үзенең тышкы кыяфәтен гел күзәтеп торырга тиеш.
Тәрбияле кешедән күп нәрсәләр таләп ителә шул! Әгәр дә кеше бала чагында ук яхшы тәрбия алган булса, бу таләпләр алай ук авыр да түгел бит инде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Тэрбияле кеше» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)