Татарча сочинение «Телефоннан аралаша беләсеңме?|Телефоннан аралаша белэсенме?»

Сочинение на татарском языке на тему «Телефоннан аралаша беләсеңме?»/»Телефоннан аралаша белэсенме?»Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар. Телефоннан аралашу безнең көннең күп вакытын ала, чөнки дөресләрне дә телефоннан сөйләшеп әзерлибез, башка мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итәбез. Әмма кайберәүләр телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен белмиләр. Миңа ул турыда әтием бик яхшылап өйрәтте.
Беренчедән, кешенең өенә иртәнге тугызга кадәр һәм кичке тугыздан соң шалтырату матур гадәт түгел, диде. Ул вакытта бик якын туганнарыңа һәм дусларыңа гына шалтыратырга мөмкин.
Икенчедән, телефонны кем генә алса да, беренче булып аның белән исәнләшергә, таныш кешең булса хәлләрен сорарга, аннан соң гына кирәкле кешеңне чакыруларын үтенергә.
Өченчедән, телефоннан сөйләшү күп вакытны алмаска тиеш. Чөнки син сөйләшә торган кешенең, аның гаиләсенең башка эшләре дә булу бик мөмкин, ә син телефоннан юк-бар сөйләшеп аның кадерле вакытын әрәм итүең бар.
Бу кагыйдәләр миңа беренче вакытта бер дә ошамаган иде. Ә шуларны үти башлагач, минем буш вакытым күбәйде. Укуым да яхшырды. Чөнки хәзер мин вакытымны телефоннан җыен юк-бар сөйләшеп уздырмыйм, ә укуым һәм сәламәтлегем өчен файдалы итеп үткәрәм. Бу кагыйдәләрне үти башлаган дусларым да шул фикердә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Телефоннан аралаша белэсенме?» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)