Татарча сочинение «Туган телемне яратам»

Сочинение на татарском языке на тему «Туган телемне яратам»
Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!
Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Туган телемне яратам» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)