Татарча сочинение «Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн|Туганнарда кунакта, яки кызыклы кон»

Сочинение на татарском языке на тему «Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн»/»Туганнарда кунакта, яки кызыклы кон»Якшәмбе бик тә кызыклы көн булды. Мин бөтен өй эшләрен шимбә көнне үк эшләп бетердем, шуңа күрә якшәмбе көнне тулысы белән ял итә ала идем!
Иртән мин иптәш малайга шалтыраттым, аның белән төрле эшләребез турында бер ярты сәгатьләр сөйләштек. Аннан соң туганнарга кунакка барырга җыена башладык. Аларга барырга без атна буе җыенган идек. Алар, чыннан да, бик тә яхшы һәм кызыклы кешеләр, шуңа күрә бөтен гаиләбез аларга бару көнен көтә иде.
Әти-әнием белән Рафис абыйларда мин кунакта кичкә кадәр булдым. Алар күптән түгел генә чит илгә барып кайттылар. Үзләре белән фотоаппарат та, фотокамера да алып барган булганнар. Өйгә кайткач, шунда төшерелгән пленкалардан Рафис абый дүрт сәгатьлек кино ясаган. Менә шул киноны карарга дип безне дә чакырганнар иде.
Дүрт сәгатьлек кино бер утыруда каралып бетте: таныш булмаган әмма матур шәһәрләр, анда яшәүче кешеләр, зур музейлар; бездән аермалы табигать, океан, анда йөзеп йөрүче дельфиннар, китлар, безгә таныш та булмаган төрле-төрле балыклар; әллә нинди киң яфраклы агачлар. Карап утыру бик тә күңелле булды.
Аннан соң Рафис абый чит илдән алып кайткан сувенирлар күрсәтте. Берничә сувенирны безгә дә бүләк итте. Миңа киң кырыйлы эшләпә бирде. Өйгә кайтканда мин эшләпәне бер дә салмадым. Йокларга ятканда, мин аны карават янына элеп куйдым. Ул көнне мин чит ил төшләре күрдем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Туганнарда кунакта, яки кызыклы кон» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)