Татарча сочинение «Тугры дус − җанлы хәзинә|Тугры дус — жанлы хэзинэ»

Сочинение на татарском языке на тему «Тугры дус − җанлы хәзинә»/»Тугры дус — жанлы хэзинэ»«Тугры дус − җанлы хәзинә» диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.
Дус авырлык килгәндә ярдәм кулын суза. Кешенең кем икәнлеген тикшереп тормый.
«Тугры дус − җанлы хәзинә» мәкале чын дусның зур байлык булуын раслый. Чын дустың булса, бернәрсә дә куркыныч түгел. Ул сине бәла-казалардан коткарырга, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Чын дус беркайчан да дуслык турында сөйләп йөрми, бары тик изге эшләр генә эшли.
Минем дә чын дустым бар. Аның исеме − Рамилә. Рамиләнең миңа чын дус икәнлеген мин бер вакыйгадан соң белдем.
Күрше сыйныфтагы бер малай минем белән танышмакчы булган иде. Ул малай бик тәртипсез, шуңа күрә − минем аның белән бер дә аралашасым килмәде, үзенә дә шулай дип әйттем.
Ә ул минем турыда әллә нинди ялган сүзләр сөйләп йөри башлаган. Шуннан соң беркөнне, сыйныфташ кызларым мин югында минем турында төрле начар сүзләр сөйли башлаганнар. Мин, имеш, шундый да, мин, имеш, мондый. Ә Рамилә, чын дус булып, мине яклап, «кадерле» сыйныфташларыма:
− Кызлар, сез ник андый начар сүзләр сөйлисез? Сез бит бернәрсә дә белмисез, кеше ялганын арттырып сөйлисез! − дигән.
Һәм сез беләсезме, кайбер кызлар хәтта үз сүзләре өчен оялганнар да. Чөнки, шул сөйләшүдән соң, ике сыйныфташым яныма килеп, үз сүзләре өчен гафу үтенделәр һәм Рамиләнең ничек итеп мине яклавы турында сөйләделәр. Мин үземнең дустыма бик рәхмәтле булдым. Шуннан соң безнең дуслыгыбыз тагын да ныгыды, ә мин «Тугры дус − җанлы хәзинә» дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр инандым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Тугры дус — жанлы хэзинэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)