Татарча сочинение «Хайваннар — кешелэрнен ярдэмчесе|Хайваннар — кешеләрнең ярдәмчесе»

Сочинение на татарском языке на тему «Хайваннар — кешеләрнең ярдәмчесе»/»Хайваннар — кешелэрнен ярдэмчесе»Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла. Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри. Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша. Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем. Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала! Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Хайваннар — кешелэрнен ярдэмчесе» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)