Татарча сочинение «Хайваннарга да табиб кирәк|Хайваннарга да табиб кирэк»

Сочинение на татарском языке на тему «Хайваннарга да табиб кирәк»Әлбәттә, һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була. Бу − зарури.
Минем, Айболит кебек, хайваннар табибы буласым килә. Кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Безнең өйдә балыклар да, кошлар да, мәчеләр дә, этләр дә бар.
Мин урамда калган ач, йортсыз-иясез мәче һәм этләрне бик кызганам. Аларны һәрчак ашатырга тырышам. Бервакыт безнең песиебез бик каты авырды, үлем хәлендә ятты. Без гаиләбез белән песиебез өчен бик борчылдык, мин аны югалтудан бигрәк тә курыктым. Аңа бик катлаулы операция ясадылар. Табиблар аны үлемнән алып калдылар. Хайваннар табибы булу теләге шул вакыйгадан соң уянгандыр, мөгаен, чөнки бу һөнәрнең бик кирәклеген, мөһимлеген мин шул вакытта аңладым.
Аннан соң мин песиебезне тәрбияләп, ярасын чистартып, уколлар ясап аякка бастырдым. Ул мине бик ярата, рәхмәтен белдереп, күземә генә карап тора. Мәктәптән кайтканда каршы ала, исәнләшкәндәй, «Мияу!» дип куя. Иртүк, соңга калмасын дигәндәй, өстемә менеп уята.
Хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар, үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Хайваннар табибының бик кирәкле, изге һөнәр булуына хәзер бер шигем дә юк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Хайваннарга да табиб кирәк» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)