Татарча сочинение «Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар|Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар»

Сочинение на татарском языке на тему «Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар»/»Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар»Кеше һөнәрне бер мәртәбә генә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш. Хәзерге заманда бөтен эштә дә компьютерны белергә кирәк. Аны белү һәр эшкә ярдәм итәчәк.
Кем булырга соң? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Хыялым − мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыбыз да бар. Анарның эшләре авыр, ләкин бик кирәкле. Кеше хокукларын яклау, хөкүмәт һәм шәхси милекләрне саклау, гадел хөкем карары чыгару − барысы да юристлар эше. Юристлар прокурор, судья, адвокат, нотариус хезмәткәрләре, юрист-консультант булып эшлиләр.
Юрист кешеләр белән бик еш аралаша. Шуңа күрә, аңарда күп матур сыйфатлар булырга тиеш. Болар: кешеләр белән эшлекле сөйләшә белү, мөлаем, саф күңелле, ачык йөзле һәм тәрбияле булу. Әмма барыннан да бигрәк, юрист белемле булсын.
Моның өчен мәктәптә үк бик тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк. Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр турында фильмнар карыйм, китаплар укыйм, үземне чыныктырам. Хыялым тормышка ашсын өчен, хәзердән үк үземне шул юнәлештә әзерләү, кирәкле сыйфатларны булдыру һәм тырышып уку бик мөһим шул.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Хокук белгеченэ кирэкле сыйфатлар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)