Татарча сочинение «Хыял»

Сочинение на татарском языке на тему «Хыял»Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.
Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.
Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Хыял» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)