Татарча сочинение «Ямьле идел буйлары»

Сочинение на татарском языке на тему «Ямьле идел буйлары»
Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәреңдә ул тагын да матурая.
Бервакыт без Идел буена походка бардык. Җәйнең матур бер көне иде. Идел безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә − кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.
Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр тамырлары белән җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.
Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Идел ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Иделнең суы… Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!
Халкыбызның бөтен тормышы диярлек шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.
Идел бит ул, Идел бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул…
Татарстаныбызның матурлыгын күрәсе килгән кешегә Идел буена барырга киңәш итәр идем мин.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Ямьле идел буйлары» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)