Татарча сочинение «Яраткан дәресем|Яраткан дэресем»

Сочинение на татарском языке на тему «Яраткан дәресем»/»Яраткан дэресем»Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.
Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.
Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.
Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел «дүрт» тә «бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Яраткан дэресем» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)