Татарча изложение «Батырлык» (185 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Батырлык»Көн уртасы. Күрше авылга барган җиремнән арып юлдан читкәрәк чыктым да ябалдаш ботаклы каен төбенә ял итәргә утырдым. Урман эчендәге тынлыкка, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә сокланып, тирә-ягыма карарга өлгермәдем, кинәт баш очымда бер кошчык чыркылдап җибәрде. Шәүлегән. Түше сап-сары, канатлары кап-кара. Ата кош. Ана шәүлегәннең каурыйларында аксыл-яшькелт төсләр була. Ул нәкъ минем баш өстендәге бер юан ботакка кунган да. йоннарын кабартып, канатларын җилпи-җилпи түбән каран, ачулы чыркылдый. Миңа карап чыркылдый. «Син нәрсә, кошчык, ник миңа ачуланасың, сина тимим ич, әз генә ял итәм дә китәм»,—дигән булам.

Кошчык исә ялт кына түбәнрәк ботакка төшеп кунды да, баягыдан битәр чыркылдап, мине ачыктан-ачык «тиргәргә» тотынды. Агач

тобеннәи куа иле ул мине. Аңладым мин аны һәм хәтерем калды. Ярый, мин әйтәм, урманга сыймыйсың икән, читкәрәк китим соң. Күрше агач төбенә күчеп утырдым. Кошчыгым шуны гына көткән икән, томырылып каядыр очты. Бераздан ул. томшыгына җим кыстырып, әйләнеп тә кайтты. Әһә. аңлашылды. Кара тирәктә ояң бар икән ич синең, әнкә кошың йомырка баскандыр. Батыр кошчык икәнсең, кеше хәтле кешене ояң яныннан куалап җибәрдең. Балалар үстерү кешегә дә җиңел түгел. Батырлыгың өстенә, түземлек, сабырлык телим. Нәниләрегезне парлап үстерегез, табигать сезне хәвеф-хәтәрләрдән сакласын! (185 сүз)

*Транслит*

Кон уртасы. Курше авылга барган жиремнэн арып юлдан читкэрэк чыктым да ябалдаш ботаклы каен тобенэ ял итэргэ утырдым. Урман эчендэге тынлыкка, аллы-голле чэчэклэргэ, яшеллеккэ сокланып, тирэ-ягыма карарга олгермэдем, кинэт баш очымда бер кошчык чыркылдап жибэрде. Шэулегэн. Туше сап-сары, канатлары кап-кара. Ата кош. Ана шэулегэннен каурыйларында аксыл-яшькелт тослэр була. Ул нэкъ минем баш остендэге бер юан ботакка кунган да. йоннарын кабартып, канатларын жилпи-жилпи тубэн каран, ачулы чыркылдый. Мина карап чыркылдый. «Син нэрсэ, кошчык, ник мина ачуланасын, сина тимим ич, эз генэ ял итэм дэ китэм»,—дигэн булам.

Кошчык исэ ялт кына тубэнрэк ботакка тошеп кунды да, баягыдан битэр чыркылдап, мине ачыктан-ачык «тиргэргэ» тотынды. Агач

тобеннэи куа иле ул мине. Анладым мин аны хэм хэтерем калды. Ярый, мин эйтэм, урманга сыймыйсын икэн, читкэрэк китим сон. Курше агач тобенэ кучеп утырдым. Кошчыгым шуны гына коткэн икэн, томырылып каядыр очты. Бераздан ул. томшыгына жим кыстырып, эйлэнеп тэ кайтты. Эхэ. анлашылды. Кара тирэктэ оян бар икэн ич синен, энкэ кошын йомырка баскандыр. Батыр кошчык икэнсен, кеше хэтле кешене оян яныннан куалап жибэрден. Балалар устеру кешегэ дэ жинел тугел. Батырлыгын остенэ, туземлек, сабырлык телим. Нэнилэрегезне парлап устерегез, табигать сезне хэвеф-хэтэрлэрдэн сакласын! (185 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Батырлык» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)