Татарча сочинение “Беренче сентябрьдә|Беренче сентябрьдэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Беренче сентябрьдә”/”Беренче сентябрьдэ”Их, сикердек, шатландык,
Кош кебек канатландык.
Сентябрьнең бере ич,
Бүген уку көне ич.
(Мөхәммәт Әхмәтгстиев).

Җәй бик матур булса да, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар барыбер сагындыра икән.
Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Укытучыма да ошар дип уйлыйм. Чәчләремә матур бантиклар куеп, кичтән үтүкләп куйган күлмәгемне, яңа туфлиләремне кигәч, күбәләктәй матур булдым. Мәктәп киемнәре дә сагындырган икән бит!
Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныфташлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәйге хатирәләр, истәлекләр турында сөйлиләр, көлешәләр, шатланалар.
Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Җәй көне анда ремонт ясалган. Бөтен җир көлеп тора. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Беренче сентябрьдэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча экият “Ай белэн Кояш”|Татар халык әкиәте”Ай белән Кояш”

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Ай белэн Кояш”/”Ай белән Кояш”Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар. Подробнее ...

Татарча сочинение “Әти-әни – иң кадерле кешеләрем|Эти-эни – ин кадерле кешелэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Әти-әни − иң кадерле кешеләрем”/”Эти-эни – ин кадерле кешелэрем”Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эти-эни – ин кадерле кешелэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча диктант “Үсә торган кеше|Усэ торган кеше” (111 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Үсә торган кеше”/”Усэ торган кеше”Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтә, эскәмиядә аның ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Мыек астыннан гына елмаеп оныгын күзәтә. Егылса да исе китми, торып басса да бер сүз әйтми. Малайга рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әнә, салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт, иснәнә-иснәнә, бакчага килеп керде. Керде дә туктады. Як-ягына каранды. Малайга шул гына кирәк иде дә. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла-тора эткә таба тәпиләде. Эт карт иде, дөнья күргән эт иде. Малай аның янына ук килеп җитсә дә, кымшанмады да. Ул аны бөтенләй күрми дә иде бугай. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый эткә үрелде. Эт исә кисәк кенә борылды да юырта-юырта бакчадан чыгып китте. (111 сүз) Подробнее ...

Диктантлар

Диктантлар

А

Ә

Диктант «әни ялга киткәч»

Б

Диктант «бәллүр касә»

Диктант «буранлы төн»

В

Г

Диктант «Гатаның хатасы»

Д

Диктант «дөрес сулагыз»

Диктант «дөрес сулау»

Диктант «дүрткүз»

Е

Ё

Ж

Җ

Диктант «җәйге көндә»

З

И

Й

К

Диктант «Казаным»

Диктант «карга — файдалы кош» Подробнее ...

Татарча сочинение “Сагыну хисе”

Сочинение на татарском языке на тему “Сагыну хисе”Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп “күрәсем килә”, “кайтасым килә” дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.
Сагыну хисе Г. Кутуйның “Сагыну” нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Сагыну хисе” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча экият “Аучы егет”|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Аучы егет”Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп беткән ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән. «Мә, улым, – дигән карт, – бу дәфтәрдә кайсы урманда нинди кош-корт бар, нинди җәнлек кайда ята – бөтенесе күрсәтелгән булыр. Ә фәлән урманда кояш нурын ала торган бернәрсә булыр, син, улым, аңа якын барма», – дигән. Карт шул арны әйтеп бетергән дә үлеп тә киткән. Атасы үлгәч, улы, мылтыкны алып, ауга йөри башлый. Подробнее ...

11 сыйныф сочинениелэр жыентыгы|11 класс сборник сочинений

Сборник сочинений на татарском языке для 11 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.11 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Иң яхшы кеше|Ин яхшы кеше”

Сочинение на татарском языке на тему “Иң яхшы кеше”/”Ин яхшы кеше”
Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә.
Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән. Ире Бөек Ватан сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен, заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын калдырган карт бабамны көтеп алган карт әбием. Алар тагын ике бала табып үстергәннәр. Карт бабам, бер аяксыз килеш тә, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә, авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл халкына җиңеллек алып килмәгән. Әбиемнең өч баласы, гаиләләре белән, бәхет эзләп шахта якларына чыгып киткәннәр.
Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит. Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә карт әбием сөйләгән истәлекләрдән аңладым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ин яхшы кеше” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “төзәлмәслек җәрәхәт”/”тозэлмэслек жэрэхэт” (428 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “төзәлмәслек җәрәхәт”

Габделхәй бүген уйсулыктагы күлгә ялгызы гына тукталып үтә­чәк. Шушы сөзәклектән күтәрелсә, күл уч төбендәге кебек күренәчәк. Ул адымнарын кызулата төште.

Менә килеп тә җитте һәм кисәк кенә тукталып калды. Шат­лыгыннан кычкырып җибәрмәкче дә булган иде, ярый әле, үзен тыеп өлгерде. Җил исүдән аз гына шадраланып торган күл өстендә бер оя үрдәк йөзә иде. Нәкъ менә күз алдына килеп йөдәткән күренеш кебек! Үрдәкләрнең үзара сөйләшкәннәрен, бакылдашканнарын да ишет­кәндәй булды хәтта ул. Подробнее ...