Татарча сочинение “Беренче кар”

Сочинение на татарском языке на тему “Беренче кар”Йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: “Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?” − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде.
Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?
Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.
Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык.
Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?
Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.
Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Беренче кар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарское происхождение Ивана Сусанина

Татарское происхождение Ивана Сусанина
История Ивана Сусанина — это прекрасный пример того, как даже в самых трудных временах и среди всей неопределенности можно найти светлые моменты и героев, способных совершить поистине великие поступки. Даже если реальность подвига Сусанина остается под вопросом, его история все равно вдохновляет и дает нам уроки мужества, преданности и патриотизма. Подробнее ...

Сочинение «Б. Урманченың салтык болыны»/»Б.Урманченын салтык болыны»

Сочинение на татарском языке на тему «Б. Урманченың салтык болыны»

Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − «Салтык болыны».
Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер.
Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер. Подробнее ...

Таңбатыр

Таңбатыр

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да кызларның өчесен дә күтәреп алып та китә. Патша, үзенең кызларының югалганын белеп, бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар. Подробнее ...

Изложение “кошчык” (223 сүз)

Изложение “кошчык” (223 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “кошчык”

Июль ахыры. Бакчада үзенә бер тымызык рәхәт, җылы. Кулыма китап алып, ачык тәрәзә каршында утырам. Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак. Әнә, алмагачларның ботаклары алмалары күплектән сыгылып төшкән. Тулып пешкән кура җиләкләре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. Бакчам күрке — гөлҗимеш чәчәкләре өстендә бал кортлары очына. Подробнее ...

Татарча сочинение “Телефоннан аралаша беләсеңме?|Телефоннан аралаша белэсенме?”

Сочинение на татарском языке на тему “Телефоннан аралаша беләсеңме?”/”Телефоннан аралаша белэсенме?”Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар. Телефоннан аралашу безнең көннең күп вакытын ала, чөнки дөресләрне дә телефоннан сөйләшеп әзерлибез, башка мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итәбез. Әмма кайберәүләр телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен белмиләр. Миңа ул турыда әтием бик яхшылап өйрәтте.
Беренчедән, кешенең өенә иртәнге тугызга кадәр һәм кичке тугыздан соң шалтырату матур гадәт түгел, диде. Ул вакытта бик якын туганнарыңа һәм дусларыңа гына шалтыратырга мөмкин.
Икенчедән, телефонны кем генә алса да, беренче булып аның белән исәнләшергә, таныш кешең булса хәлләрен сорарга, аннан соң гына кирәкле кешеңне чакыруларын үтенергә.
Өченчедән, телефоннан сөйләшү күп вакытны алмаска тиеш. Чөнки син сөйләшә торган кешенең, аның гаиләсенең башка эшләре дә булу бик мөмкин, ә син телефоннан юк-бар сөйләшеп аның кадерле вакытын әрәм итүең бар.
Бу кагыйдәләр миңа беренче вакытта бер дә ошамаган иде. Ә шуларны үти башлагач, минем буш вакытым күбәйде. Укуым да яхшырды. Чөнки хәзер мин вакытымны телефоннан җыен юк-бар сөйләшеп уздырмыйм, ә укуым һәм сәламәтлегем өчен файдалы итеп үткәрәм. Бу кагыйдәләрне үти башлаган дусларым да шул фикердә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Телефоннан аралаша белэсенме?” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Скачать татарча презентация Мифтахетдин Акмулла

В данной презентации на татарском языке по теме “Мифтахетдин Акмулла – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – М. Акмуллы. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Мифтәхетдин А. – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – М. Акмулланың. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Юлларны гизүче һөнәр|Юлларны гизуче хонэр”

Сочинение на татарском языке на тему “Юлларны гизүче һөнәр”/”Юлларны гизуче хонэр”Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп. Кешелек өчен бик әһәмиятле һөнәрләрнең берсе — машина йөртүче (шофер). Бу кешеләрдән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Алар һәркөнне миллионлаган кешеләрне автобусларда, трамвай-троллейбусларда эшкә алып баралар, эштән алып кайталар. Һәркөнне меңнәрчә тонна товарларны илебезнең бер почмагыннан икенче почмагына ташыйлар.
Югары класслы шофер булу өчен, автомобиль йөртү таныклыгы алу гына җитми. Аның өчен бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Шофер өчен иң кирәклеләре дип игътибарлылык, саклык, түземлек, аруны онытып тору, үз машинаңны саклау һәм ярату сыйфатларын әйтер идем.
Үскәч, минем дә машина йөртүче буласым килә. Чөнки мин машинада йөрергә бик яратам. Әтием дә машина йөртүче. Ул мине машинада йөрергә өйрәтә, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата. Хәзерге техника катлаулы, барысын да белер өчен, яхшы укырга кирәк.
Мине, бигрәк тә, ерак юлларга йөрүче шофер хезмәте кызыктыра. Беренче чиратта, әлбәттә, ерак юлларның романтикасы белән җәлеп итә ул мине. Ерак һәм озак рейсларда күпме яңа җирләр күрәсең, күпме яңа кешеләр белән аралашасың! Танк кебек зур машинаның руле артыңда, аның көчен һәм тизлеген тоеп бару ничек рәхәт була! Ә алдагы шома юл, синең машинаң астына кереп китеп, артта калып бара, ә алда еракларга барып югала. Бу хис белән нәрсә генә чагыша ала икән?!
Үзеңнең җәмгыятькә кирәклегеңне тою, гадел эшләп алынган акчаңны гаиләңә кайтарып бирү бик рәхәттер ул!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Юлларны гизуче хонэр” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Скачать татарча презентация Эхмәт Фэйзи|Әхмәт Фәйзи

В данной презентации на татарском языке по теме “Эхмэт Фэйзи – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Ахмата Файзи. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Әхмәт Фәйзи – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Әхмәт Фәйзинең. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Эшләмәгән − ашамый|Эшлэмэгэн – ашамый”

Сочинение на татарском языке на тему “Эшләмәгән − ашамый”/”Эшлэмэгэн – ашамый”Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: “Арымассыңмы соң?” − дип сорады. Мин: “Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде?” − дип куйдым.
Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.
Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. “Эшләмәгән − ашамый”, дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эшлэмэгэн – ашамый” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...