Скачать татарча презентация Эхмэт Ерикэй|Әхмәт Ерикәй

В данной презентации на татарском языке по теме “Эхмэт Ерикэй – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Ахмата Ерикая. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)Әхмәт Ерикәй – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Әхмәт Ерикәйнең. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Изложение “Зөһрәнең иң яраткан әйбере”/”Зохрэнен ин яраткан эйбере” (282 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Зөһрәнең иң яраткан әйбере”

Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә дә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Бело-бедгәннән бирле бергә яшәсәләр дә. Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки бик нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик нык чибәр анын әнисе. Исеме дә матур —Гүзәлия. Г үзәллеккә ия дигән сүз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Туган телемне яратам”

Сочинение на татарском языке на тему “Туган телемне яратам”
Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. “Туган тел” шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!
Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Туган телемне яратам” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Күке|Куке” (159 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Күке”/”Куке”Күке «халкы»ның акылга сыймаслык начар бер гадәте бар: алар үзләре утырып бала чыгарырга яратмыйлар, йомыркаларын чит кошлар оясына салып китәләр. Моны алар алдан хәзерлек белән бик нык уйлап эшлиләр. Элек үзләренең йомыркалары белән бер үк һәм бертөсле йомырка сала торган кошларның ояларын эзләп табалар. Бала чыгарырга хәзерләнеп утыра торган бу чит кошлар үзләренең ояларына күкенең йомырка салып китәрг ә килгәнлеген сизенәләр һәм аңа мөмкинлек бирмиләр. Шул чакта ата күке ана күкегә ярдәмгә килә. Ул, чит кошларны көрәшкә чакырып, аларның ояларыннан чит- тәрәк очып йөри башлый. Шулай итеп ул йомырка өстендә утыручы кошларны ояларыннан кузгалырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә шул чакта инде ана күке әлеге чит кошның оясына килеп керә. Андагы бер йомырканы җиргә этеп җибәрә дә аның урынына тиз генә үз йомыркасын салып чыгып та китә. Ояның төп хуҗасы беркадәр вакыттан соң әйләнеп кайта һәм, үз йомыркалары арасында күке йомыркасы барлыгын белмәгән хәлдә, утыруын дәвам итә. Бервакыт ул кинәт аптырап кала: әле яңа гына борынлаган үз балалары арасында күке баласын күрә. (159 сүз) Подробнее ...

Татарча экият “Жиде бажаны бер буре ашаган”|Татар халык әкиәте

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Жиде бажаны бер буре ашаган”

Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән.Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысына да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.

Бара торгач, юлда боларга бер ач бүре очрап, җиде баҗаның берсенә ташланып ашый башлый. Калган баҗалары бергәләп аны бүредән коткару түгел, бәлки, һәркайсы эчләреннән әйтәләр, имеш: «Ашый бирсен, каенатабыз аны бигрәк сыйлаган иде, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын»,— дип. Аннан соң бүре икенчесенә ябышканда, калган биш кияве шулай ук: «Ашый бирсен, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын» — дип, эчләреннән әйткәннәр, имеш.

Әлхасил, озын сүзнең кыскасы шул кем, бүре бу җиде баҗаның һәммәсен дә берәм-берәм ашап бетергән, имеш.

Еще сказки на татарском языке со схожей к “Жиде бажаны бер буре ашаган” тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта)(Башка татар халык экиятлэр)

Татарча изложение “Канатлы таем” (394 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Канатлы таем”Нинди матур, нинди күңелле! Әти, кырга чыгу белән, шатлыгын­нан бик озынлап дога кыллы. Вакытында яңгырлар булса ярар иде, дип, кыйблага, төш ягына күтәрелеп карый. Көн кояшлы, һава эссе генә. Шуннан әллә янгыр булыр, дип уйлый, төш ягыннан тамыр­ланып, каралып тора, ди әти. Ул арада минем тай уйнап туя алмый. Кайсы чакта артта ук кала да шуннан сон бар көченә күтәрелеп ала да күз ачып йомганчы килеп тә җитә. Арба яныннан арышларны таптап анасы алдына килеп чыга. Бигрәк көчле чаба ла соң инде! Ул тагын аргга кала. Т агын шулай уйнап килә. Мин ойтом: моның канат­лы булуында шик юк. дим. Мин иген дә карамыйм, әти сүзләрен дә тыңламыйм, тик тайның ни эшләгәнен генә карап, тикшереп торам. Артта калса, «кнәпт. кнош. кнәш» дип к1ачкырырга тотынам, үзем кар1пы килгән кешеләргә ияреп китмәсен дип куркам да. Арба яныннан үтә башласа, бер булса да аркасыннан сыйпап, сөеп калырга телим. Арыш кырын үтеп, кагы ашлык кырына жигәбез, солы, бодайлар да күңелле. Аларнын кара туткыллы кыяклары куе, калын көпшәләре бигрәк гә матур, күңелле булып күренә. Әти монда җиткәч тә, нәрсәләрдер укып дога кыла: «Бу ел ике кыр да Ходага шөкер, солы күп булса, синен тай да симез, көр булып кыш чыгар, шатлык белән рәхәтен күрергә генә насыйп булсын»,— ди. Подробнее ...

Татарча сочинение “Патриотлар”

Сочинение на татарском языке на тему “Патриотлар”Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.
Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.
Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, “Курск” су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Патриотлар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

2 класс

2 нче сыйныф.

 

Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

 

Калын һәм нечкә сузыклар.

 

Искәртмәле диктант.

 

Бакчада. Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу егласы янында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия агачлары үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерәм. (18 сүз.)

 

Аңлатмалы диктант.

 

Болыт. Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты. Подробнее ...

Татарча сочинение “Мәктәп директоры булсам|Мэктэп директоры булсам”

Сочинение на татарском языке на тему “Мәктәп директоры булсам”/”Мэктэп директоры булсам”Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.
Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.
Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.
Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.
Менә мин шундый директор булыр идем!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Мэктэп директоры булсам” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “Әллүки”/”Эллуки” (153 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Әллүки”

Ул кичне фронттан аеруча күңелсез хәбәр килде.

Күземә йокы кермәде. Ниндидер ташландык бер сарайда бөркүдән һәм авыр уйлардан йоклый алмый газапланып ятканнан соң, урамга чыктым. Урам буш һәм тын иде. Үз-үземне кая куярга белмичә, ачынып, тротуар буйлап киттем. Патрульләр, берничә мәртәбә туктатып, пропуск сорады. Подробнее ...