Салавата Фатхетдинова ограбили в Барселоне

Салавата Фатхетдинова ограбили в Барселоне
Этот случай ограбления в Барселоне, безусловно, был испытанием для известного татарского певца Салавата Фатхетдинова. Однако, я верю, что в каждой неприятной ситуации можно найти что-то позитивное, и хочу поделиться оптимистическими примерами из жизни.

Во-первых, этот случай показывает, как важно оценивать все моменты жизни и ценить то, что у нас есть. После того, как человек сталкивается с негативным событием, он начинает ценить свою жизнь и благодарно вспоминать хорошие моменты. Это напоминает нам о том, что важно не терять связь с реальностью и ценить каждое мгновение. Подробнее ...

Татарча сочинение “Белем − якты нур”

Сочинение на татарском языке на тему “Белем − якты нур”Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. “Белемсез − берне, белемле меңне егар”, “Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, “Белемнән зур хәзинә юк” ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге. Подробнее ...

Татарча сочинение “Безнең фатирыбыз|Безнен фатирыбыз”

Сочинение на татарском языке на тему “Безнең фатирыбыз”/”Безнен фатирыбыз”Без Зорге урамындагы ун катлы йортта яшибез. Без яшәгән урын бик матур. Тирә-юньдә гел агачлык. Ә яз һәм җәй көннәрендә бигрәк тә матур була монда. Агачлар яшеллеккә күмеләләр. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый.
Фатирыбыз бишенче катта урнашкан. Ишектән кергәч тә − алгы бүлмә. Ул ишектән алып юыну бүлмәсенә кадәр сузыла. Уң якта − аш бүлмәсе. Анда суыткыч, газ плитәсе, гарнитур, өстәл, урындыклар куелган. Аш бүлмәсе алсу төстә.
Аш бүлмәсе янында − кунак бүлмәсе. Ул яшел төстә. Тәрәзә пәрдәләре дә, диван, кәнәфиләр, идәндәге келәм дә яшькелт төстә. Алга таба узгач, уң якта − йокы бүлмәсе, ә сул якта − балалар бүлмәсе. Йокы бүлмәсе ачык зәңгәр төстә. Балалар бүлмәсе персик төсендә. Анда карават, китап һәм кием шкафлары, компьютер өстәле, ике урындык куелган. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә.
Өебез бик матур һәм җылы. Без аны гел чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Безнен фатирыбыз” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Ипекәй”/”Ипекэй” (146 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  “Ипекәй”/”Ипекэй”Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени, дәүләт башка байлыкларын бүтән ихтыяҗларга тота алыр идемени?.. Подробнее ...

Сочинение «хыял»

Сочинение «хыял»

Сочинение на татарском языке на тему «хыял»

Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.
Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.
Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк. Подробнее ...

Татарча сочинение “Энем”

Сочинение на татарском языке на тему “Энем”Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әнием энекәш бүләк итте. Ул 2001 нче елның 30 нчы октябрендә туды. Бәбиләрнең шундый да кечкенә булуларын һичкайчан белмәгән идем. Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәчләре кара, бөдрәләнеп тора, күзләре дә матур. Елмайса, бар дөньяны балкыта. Без аңа Азат дип исем куштык. Бу исем азат, ирекле булу дигәнне аңлата.
Без Азат белән бергәләп уйныйбыз. Ул бигрәк тә машиналар белән уйнарга ярата. Азат аларның һәрберсенең исемен белә, аларны бик саклап кына уйный.
Без энемне барыбыз да бик яратабыз. Аның акыллы, сәламәт, тырыш бала булып үсүен телибез.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Энем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Походта”

Сочинение на татарском языке на тему “Походта”Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.
Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин “бер” дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады.
− Бензин кирәк, − диде берсе.
− Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә.
Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Походта” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча сочинение “Гади генә таш диярсең|Гади генэ таш диярсен”

Сочинение на татарском языке на тему “Гади генә таш диярсең”/”Гади генэ таш диярсен”Бервакыт мин су буенда гаҗәеп таш таптым. Беренче карашка ул таш гади генә кебек иде. Мин аны яхшылап юып карарга булдым. Юганнан соң, таш өстендә әкияти бер рәсем пәйда булды. Гүя ташка диңгез буенда утырып торучы су кызы рәсеме ясалган. Диңгездә давыл уйный, зур-зур дулкыннар ярга бәрелә, алар су кызын диңгезгә алып китергә телиләр кебек. Игътибар белән карасаң, менә шундый рәсем ясалган иде ул ташта. Әлбәттә, башка кеше анда бүтән төрле рәсем күрергә, яисә бернәрсә дә күрмәскә дә мөмкин. Мин ул ташны әти-әниемә дә, дусларыма да күрсәттем. Тик алар анда бөтенләй башка төрле рәсемнәр күрделәр. Хәзер ул таш безнең өйдә саклана.
Әйләнә-тирәдәге һәр күренешне, һәр вакыйганы һәркемнең үзенчә күрүе, үзенчә күзаллавына бу таш мисалында тагын бер мәртәбә инандым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Гади генэ таш диярсен” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча диктант “Кышкы уен” (94 сүз)

Диктант на татарском языке на тему “Кышкы уен”Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак кар куна. Кар яугач, бакча аеруча ямьләнеп китә. Вәлигә бу күренеш бик ошый. Ул, чанасын алып, урамга чыга. Күрше малайлар белән бергәләп, алар бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тәгәрәтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар өстендә тәгәрәгән саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Подробнее ...

Татарча сочинение “Кышкы сихри урманда”

Сочинение на татарском языке на тему “Кышкы сихри урманда”Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кышкы сихри урманда” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...