Изложение на татарском языке на тему «яз килә»
Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә бара. Кыш көннәрендә бик аз күренеп, анда да бик саран елмаюының үзенә күрә бер сере булган икән: нурларын да, елмаюларын да язга саклаган ул. Хәзер исә, кошлар җырына өртеп, алтын нурларын кочагы-кочагы белән сибә. Ял итеп алган араларда көмеш энәләре белән ак карлардан бизәкләренә бер карауда гына төшенә дә алмаслык әллә нинди хикмәтле челтәрләр дә бәйләргә онытмый ул. Керләнгән челтәрләрен йөгерек гөрләвекләрдә чайкый. Ә гөрләвекләр, җемелдәшә-җемелдошә, күз кысып, үзара пышылдашып алалар да. челтер-челтер көлешә-көлешә, ул челтәрләрне эләктереп, елгага йөгерәләр. Кыш, хәйләләп, җирдә озаграк калырга, төрле һөнәр күрсәтеп, кояшны кызыктырырга, игътибарын читкә тартырга тырыша, бөтен осталыгын шуна җигә. Көндезләрен аяк астына зәңгәр һава булып җәелгән, төпсез диңгез сыман башларны әйләндерә торган күлдәвекләрне көзгегә әверелдерә ул, өй кыекларына бәллүр чуклар тезә. Иртән, кояш балкып чыгуга, көзгеләр дә. бәллүр сөңгеләр дә әкияттәге сыман меңләгән төсләргә кереп җемелдәшә башлый. Кыш тантаначы кыяфәт белән кояшка төбәлә: «Күр,— янәсе.— мин сиңа нинди бүләк әзерләдем! Ьу кадәрле бизәкне кайчан күрер, каян табар идең әле!» Кояш та хәйләкәр. Балкып елмайган була да, күлдәвек көзгеләргә багып, иреннәрен кызарга, алсуланган йөзенә кершән төшерә, каш-керфекләрсн төзәтеп, чәчләрен бөдрәли. Аннан соң. йөзенә ифрат гаҗәпләнү галәмәтләре чыгарып, бәллүр чукларны тагын бер тапкыр сыйпап ала да, югарыга үрләп. яларга яно учлап-учлап җылы нурларын сибә башлый. Кышның төне буе түккән хезмәтен әнә шулай юкка чыгара ла куя кояш: иң әүвәл бәллүр чуклар очына күз яшедәй тамчылар эленә, анкан соң ул чуклар, нечкәргәннән-нечкәрә барып, су җепләренә әверелә. Яз килә… (237 сүз) Подробнее ...