Сочинение «каз өмәсе»/»каз омэсе»

Сочинение на татарском языке на тему «каз өмәсе»

Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган.
Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп халыкның әкият-риваятьләре буыннан буынга күчә.
Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша.
Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар. Бик күңелле бәйрәм бу. Подробнее ...

Скачать татарча презентация Афзал Шамов

В данной презентации на татарском языке по теме “Афзал Шамов – биография и творчество” вы найдете: высказывания и цитаты, взгляды и мнения, позицию к той или иной проблеме, а также роль творчества в развитии татарской и русской литературы одного из самых выдающихся, великих татарских поэтов – Афзала Ш. Подробную биографию писателя – годы творчества и жизни, полный список его произведений. По ссылке ниже вы сможете бесплатно (без какой-либо регистрации и смс) скачать данную презентацию в формате PPTX (Microsoft PowerPoint Open XML Presentation)А. Ш. – тормыш юлы һәм иҗаты” темасына бирелгән татарча презентациядә сез табасыз: фикерләрен һәм цитаталарын, карашларын һәм әйтелмәләрен, теге яки бу проблемага карата позициәсен, шулай ук аның иҗатының татар һәм рус әдәбиятына карата ролен бөек татар язучының – Афзал Шамовның. Шагыйрьның тулы биографиясен – туган һәм язган елларын һәм әсәрләренең тулы списогын. Түбәнрәк сылтанма (ссылка) буенча сез бесплатно (нинди дә булса төркәү һәм смс-сыз) бирелгән презентацияне PPTX форматында скачать итә аласыз. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дуслык − бөек көч”/”Дуслык – боек коч”

Сочинение на татарском языке на тему “Дуслык − бөек көч”/”Дуслык – боек коч”Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.
Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.
Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.
Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм. Подробнее ...

Сочинение «иң гүзәл кеше»/»ин гузэл кеше»

Сочинение на татарском языке на тему «иң гүзәл кеше»

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.
Моннан өч ел элек бер-беребезне белми торган унсигез бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дөресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. һәрвакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим! Подробнее ...

Татарча сочинение “Матур сыйфатлар”

Сочинение на татарском языке на тему “Матур сыйфатлар”Мин кешедә барыннан да бигрәк сүзендә тору һәм гаделлек шикелле сыйфатларны хөрмәт итәм. Болар, минемчә, иң төп сыйфатлар һәм кеше шул сыйфатларга ия булу-булмау белән бәяләнә. Мин үземдә шул сыйфатларны булдыру өчен тырышам: ялганламаска тырышам, вәгъдәмне үтим.
Ялганчы, намуссыз кеше дә тормышта югарылыкка ирешергә мөмкин, әлбәттә, тик аның якын дуслары, чын хисләре булыр микән?! Юктыр, мөгаен.
Әгәр дә кеше нәрсә дә булса вәгъдә итеп, шуны үтәми икән, ул үз-үзенә чокыр казый, минемчә, башкаларның үзенә карата ышанычын югалта. Ә андый вәгъдәсез, ышанычсыз кеше белән бөтенләй аралашмасаң әйбәт. Шундый бик мөһим вакытларда берничә тапкыр авыр хәлдә калдырган иптәшем бар иде минем. Ул, мәсәлән, стадионга киләм, дип вәгъдә итәргә һәм килми калырга мөмкин иде. Ә мин, шул кешегә ышанып, аны ике сәгать көткәнем булды, ә аннан соң, футбол карамыйча, өйгә кайтып киттем, чөнки футбол карарга калсам, караңгыда үзем генә кайтасы була иде. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше белән дуслыгым үзеннөн-үзе юкка чыкты. Ул дуслыкның югалуы минем өчен бер генә дә кызганыч булмады.
Юлларыбызда тугры, гадел кешеләр күбрәк очрап торса иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Матур сыйфатлар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Татарча изложение “Табигатьтә яңалыклар”/”Табигатьтэ яналыклар” (135 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Табигатьтә яңалыклар”/”Табигатьтэ яналыклар”Март ахыры якынлашкач, беренче зур яңалык шул булды: кычыткан күбәләге оча башлады. Кирпеч төсле кызыл күбәләк. Шул кызыл өстендә вак кара таплар күренә. Юка канатлары читеннән кара кайма киткән, ә каймага зәңгәр таплар тезелгән. Күбәләк суыкны агач ярыгында уздырган һәм яз җиткәч уянган. Подробнее ...

Татарча сочинение “Безнең Мырау|Безнен Мырау”

Сочинение на татарском языке на тему “Безнең Мырау”/”Безнен Мырау”Безнең Мырау исемле песиебез бар. Ул дәү әти белән дәү әни өендә яши. Дәү әти аны авылдан алып килгән иде. Бик матур, йоп-йомшак, иркә, сөйкемле песи. Йоннары аксыл көрән төстә.
Дәү әтием алып кайтканда, ул йодрык кадәрле генә булган. Ул дәү әбиемнең алъяпкыч кесәсендә генә үскән. Кесәгә кереп утыра да, бөтен өй эчен, кешеләрне күзәтә, аннан соң йоклап китә икән.
Мыравыбыз хәзер инде зур үсте: аңа ике яшь булды. Аның кызык гадәтләре бар. Дәү әниебезгә берәр кунак килеп, сумкасын идәндә калдырса, Мыравыбыз, кеше күрмәгәндә, сумка эченә кереп тә китә, нәрсәләр барлыгын тикшереп тә чыга. Аннары кунак алдына менеп утыра да, мырлый-мырлый аңа нәрсәдер сөйли башлый.
Песиебез дәү әнине бик тә ярата. Дәү әни ятып торса, бер дә аның яныннан китми. Шунысы гаҗәп, ул дәү әниемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Дәү әни: “Җылыткыч куйган шикелле була”, − ди. Әгәр әбием йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасын дүрт аягын дүрт якка җәеп ятып җылыта.
Мырауның ит ашыйсы килсә, дәү әниемнең аягын алгы ике тәпие белән кочаклап ала да суыткыч янына этә. Янәсе “шунда ит бар, миңа ит алып бир!” Мырау әле тагын йомырка да ашарга бик ярата.
Аның тагын бер гадәте − көне буе йоклый да, төннәрен өйдән чыгып китә. Нәкъ табышмактагы кебек: Подробнее ...

Татарча сочинение “Хат үрнәге|Хат урнэге”

Сочинение на татарском языке на тему “Хат үрнәге”/”Хат урнэге”
Сәлам, дустым. Синең хатыңны алдым, зур рәхмәт. Минем хәлләрем бик әйбәт. Мин тырышып укыйм, имтиханнарга әзерләнәм.
Минем каникулым мин куңелле уздырырга телим. Беренче айны мин шәһәрдә булачак. Мин дуслар белән мәктәп бакчасында эшләргә булачак. Икенче айны мин лагерьда барырга телим. Анда кешеләр белән очраштык булачак. Августта мин шәһәрдә дәбулачак. Бу айда мин мәктәпкә әзерләнә башланырга булачак. Форма һәм уку-язу әсбаплары сатып алдым.
Җәй бик тиз һәм күңелле булачак.
Сау бул, хөрмәтле дустым. Һат яз.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Хат урнэге” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...

Изложение “ак әбиләр догасы”/”ак эбилэр догасы” (216 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “ак әбиләр догасы”

Иртәгесен мин уянганда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде. Абый өйдә юк. «Бүген дә яңгыр яумаган икән!»—дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыксам, шаккаттым. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып, яңгыр явып үткән иде. Гүяки җир йөзендә барсы да алмаштырып куелган, һава саф һәм чиста, кошлар шатланышын тавыш бирә, агачлар һәм куаклар кабаттан яшәү дәрте белән тураеп киткәннәр. Кичә сары булып күренгән урманга да җан кергән. Подробнее ...

Татарча сочинение “Дуслык турында”

Сочинение на татарском языке на тему “Дуслык”Кош − канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. “Дуслык таулар күчерә” ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 “Б” сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.
Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.
Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, улКош − канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. “Дуслык таулар күчерә” ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 “Б” сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.
Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.
Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам. аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дуслык турында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта) Подробнее ...